Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Уңыш - 2013
Опубликовано: 12.08.2013Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге – менә дигән тәҗрибә үткәрү урыны ул. Монда укучылар биология дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, үсемлекләрнең үсеш процессын күзәтәләр, коллектив белән бердәм эшләргә өйрәнәләр, башлангыч сыйныф укучылары да төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.
Иң күңелле вакыт – бакчада уңыш җыю. Быел да уңыш куанырлык булды. Бу кадәр мул уңышны үстерү өчен бик күп көч, тырышлык һәм сабырлык кирәк. Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә эш җәй көне генә түгел, ә ел әйләнәсе бара. “Хезмәтнең яңгыры – тир, алмасы – алтын”, – дип белми әйтмәгән әби-бабаларыбыз. Мәктәп тәҗрибә кишәрлегендә эшнең бер максаты мул уңыш, табыш алу булса, ә иң мөһиме – укучыларыбызга хезмәт тәрбиясе бирү һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Эш белеп үскән укучыларыбыз, мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына чыккач та сынатмаслар, тормыш авырлыклары алдында югалып калмаслар дип ышанабыз
К списку новостей
















