Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Көзге игелек атналыгы. Табигатькә экскурсияләр.
Опубликовано: 11.09.2019
Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без - гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. "Шәһәрне макта, авылда тор, ” - дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.
"Коенып үскән су буе,
Шылт та итми як - якта
Яшәргә риза мин монда
Әйләнеп бер яфракка” – дип яза гомере буе шәһәрдә яшәгән, әмма туган авылына, чишмәләренә,басу – кырларына, тал – тирәкләренә – гомумән авылның гүзәл табигатенә гашыйк булган язучы Сибгат Хәким.
Табигать ул - безнең әйләнә –тирәбез, туган җиребез, туган ягыбыз, суларын эчеп туймаслык чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман – кырларыбыз. Җәнлекләр, үсемлекләр, кошлар дөньясы. Шушы гүзәллекне карар өчен башлангыч сыйныф укучылары сэяхэткэ чыктылар һәм бик ошатып кайттылар.
Без шул табигатьтә яшибез. Без барыбыз да - табигать балалары. Яшел урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт өсти, матурлата, сафландыра, илһамландыра. Табигать - Җир анабызга аз гына саксыз кагылсаң да, ул җимерелергә, уалырга гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез. Кызганычка каршы саклап бетерә генә алмыйбыз шул. Табигать – кешенең яшәү урыны. Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь, күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән. Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз. Без табигать балалары, ә табигать безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа буйсыныйк!
К списку новостей
















