Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 06.09.2019Гаилә-тормышның нигезе. Гаилә нык ,тату икән, димәк , дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Чөнки һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак ,тыныч почмак кирәк. Әмма илдәге катлаулы социаль-икътисадый хәл кешеләрнең рухи халәтендә киеренкелек, тормыш ыгы-зыгысы тудыра. Бу узара мөнәсәбәтләрдә, шул исәптән ата-аналар белән балалар арасында еш кына низаглар китереп чыгара.Ә балаларга җылы мөнәсәбәт, игътибар кирәк . Менә шушы мәсьәләләрне хәл итү, аралашу, фикер алышу максатыннан мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышның беренче көн тәртибендә ЮХИДИ хезмәткәре, өлкән лейтенант Хакимов Р.Р. чыгышы тыңланды. Ата-аналар юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү кирәклеген, светоотражательләрнең мөһимлегенә кабат инандылар. Икенче көн тәртибендә фельдшер Хасанова Ә.Х. ясалырга тиешле прививкалар, балаларның сәламәтлеге турында мәгълүмат бирде. Өченче көн тәртибендә мәктәп директоры укучыларыбызның укулары, тәртипләре, олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләнүләре турында үз фикерләрен җиткерде. Җыелышның калган өлеше классларда дәвам итте.
К списку новостей
















