Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
"Куркынычсызлык тәгәрмәче" конкурсы
Опубликовано: 04.05.2019Татар халкында борынгыдан килгән бер гадәт яши: юлчыларга юлга чыкканда “Хәерле юл!” дип озатып калу һәм “Исән – сау кайттыңмы?” дип каршы алу. Әйе, көннәребез имин үтсен, юлларыбыз уң булсын иде. Һәр яңа көн тугач кемдер мәктәпкә, кемдер эшкә ашыга. Без җәяүләп тә, машиналарга утырып та, велосипедлар белән дә хәрәкәт итәбез. Димәк, безнең һәркайсыбыз юлга чыга, юллар белән очраша.
Көн буламы төн буламы
Юлга чыгып китәбез
Ничә мең чакрымнар үтеп,
Кабат кайтып керәбез
Бүгенге көндә юлларга чыгу, аны хәвеф – хәтәрсез, исән – имин үтәр өчен тиз фикер йөртә белү, тирән белемнәр, аларны дөрес куллану күнекмәләре кирәк. Районыбызда да "Куркынычсызлык тәгәрмәче" конкурсы булып узды. Конкурста мәктәбебез укучылары да актив катнашты. Галәутдинов И., Рахиева Г., Хасанов Н., Шаймулина Т. барлык станцияләрдә бирелгән биремнәрне төгәл үтәп, уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз молодцы, һәрберебезгә дә юлларда исән-имин йөрергә язсын.
Юлда төрле хәлләр була
Яңгыр да бураны да
Ходай зинһар исән йөрик
Без синең кулда гына.
К списку новостей
















