Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Агач утырту
Опубликовано: 27.04.2019Табигать-безнең туган йортыбыз. Балыклар сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм баласы кая гына яшәмәсен, шәһәр, авыл, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше табигатьнең аерылгысыз бер кисәге. Туган як, туган җир дибез. Бу сүзләрнең никадәр кыйммәтле булуын аңлыйбыз. Адәм баласы табигатьтән башка бер көн дә яши алмый. Табигать-безнең яшәү чыганагыбыз. Шул максатны күз уңында тотып, 27 апрель көнне агач утырту эше дәвам итте. 10, 11 нче сыйныф укучылары Нуриев Р.К., Сөләйманова Г.И. җитәкчелегендә мәктәп бакчасына чыршы үсентеләре утырттылар. Табигатебезне саклауга алар үзләреннән зур өлеш керттеләр. Һәрберебез, булдыра алганча, табигатебезне саклыйк, агачлар утыртыйк, тирә-ягыбызны чүп-чарлардан чистартыйк! Туган йортыбыз безгә ничек кадерле булган кебек, табигатебезнең дә кадерен белеп яшик.
К списку новостей
















