Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Халыкара шигырь укучылар конкурсы
Опубликовано: 23.04.2019
16-18 апрельдә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында шигырь укучыларның Г.Тукай исемендәге IX Халыкара конкурсы узды. Конкурс татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышлана. Тукай – безнең юлдашыбыз. Ул үзенең кыска гына гомерендә татар милләтен , аның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, әдәбиятын, татар матбугатын саклап калу өчен ниләр генә эшләмәгән? Ул безнең татар халкын дөньяга таныткан шагыйрь! Шуңа күрә безнең Г.Тукайны онытырга хакыбыз юк! Быел аның 133 еллыгы!
Конкурста мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Башаров Булат белән җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы- Шакирова Л.Х. катнаштылар. Булат Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәреннән өзекне сәнгатьле итеп сөйләп, 1 турдан узды. 2 нче турда да үзен бик лаеклы күрсәтеп, дәрәҗәле диплом һәм осталык дәресенә чакыру алып кайтты. Булатны котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей
















