Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне.
Опубликовано: 02.04.2019
Китап - иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара,тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. "Китап кешене галәмнең хуҗасы итә", - ди П.А Павленко. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Андый китаплар - безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап - канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга илтеп куя. Китап - әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. 2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан, мәктәбебездә класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә әкиятләр дөньясына сәяхәт иттеләр, яңа китаплар белән таныштылар. Ә китапхәнәчебез Равилов А.Х. укучыларыбызга, китап турында кызыклы мәгълүмат, статистика һәм тарихы белән таныштырды .
К списку новостей
















