Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Татарча көрәш ярышы
Опубликовано: 23.03.2019Милли көрәш... Халкыбызның йөзе, ата-бабаларыбызның борынгыдан сакланып калган йола-уеннарыннан берсе бит ул. Әйе, милли көрәш – әле шанлы үткәнебез, данлы киләчәгебез дә…Спорт тырышлыкны ярата, зур сабырлык сорый. Бу өлкәдә ниндидер уңышларга ирешергә телисең икән, иренмәскә, үҗәт булырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Милли көрәш көчле рухлыларны ярата. Менә шундый батыр көрәшчеләребез 23 март көнне мәктәбебезгә җыелдылар. 2003-2005 нче елгы егетләр арасында "Ак Барс"агрокомплексы" җитәкчесе Салахов Ш.И. район буенча көрәш ярышлары уздырды. Ярышларның иганәчесе Салахов Ш.И.ка рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу ярышларда көрәшче егетләребез командасы беренче урынны алды. 9 сыйныф укучысы Рамазанов Зөлфәт җиңел үлчәүдә абсолют батыр булып танылды, тәкә белән бүләкләнде. Шулай ук 8 сыйныф укучысы Гыйззатуллин Эмиль 1 урынны, Хафизов Ильмир 2 урынны яуладылар. Тренерыбыз Ахмадеев М.Г. ны, көрәшче егетләр командасын җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз. Һәр спортчының, югары күрсәткечләргә ирешү өчен, үзе генә белгән алымнары, серләре була. Егетләребезгә тормыш мәйданында узган көрәшләрендә гел өстен чыгарга, сынауларга бирешмичә, үзләренең көрәшче дәрәҗәләрен саклап калырга, җиңүләрнең иң татлы мизгелләрен кичерергә насыйп булсын.
К списку новостей
















