• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Класс сәгате " Хайваннар тормышы"

Опубликовано: 15.03.2019

Йорт хайваннары кешеләр өчен азык чыганагы булып тора. Шул максатларда кеше сыер, сарык, кош-корт асрый. Өйдә матурлык өчен тоткан хайваннар да бар. Болар, мәсәлән, песиләр, попугайлар, аквариум балыклары. Әмма класс сәгатенең  темасы башка хайваннар, нәкъ менә кешегә тормыш алып барырга булышучы хайваннар турында язуны таләп итә. Монда исә кешенең иң беренче һәм иң тугры ярдәмчеләре булган ат белән эт турында сөйлисе килә. Әлеге хайваннар борынгы заманнардан ук кешегә тугрылыклы хезмәт итәләр. Алардан башка кешелек җәмгыяте хәзер дә кыргыйлык чорыңда яшәр иде, мөгаен. Чөнки ат кешегә сугышлар вакытында да, тыныч тормышта да җәмгыятьне алга алып барырга булышучы төп көч булган. Ат белән йөкләр дә ташыганнар, җир дә эшкәрткәннәр, утырып, ерак җирләргә дә йөргәннәр, яңа җирләр дә ачканнар. Сугышлар вакытында аңа атланып сугышканнар, кораллар ташыганнар, сугыш кырыннан яралыларны җыйганнар. Хәзер инде атларны ипподромнарда һәм авылларда гына күрергә була. Авылларда хәзерге көнгә кадәр ул транспорт чарасы буларак та, ит һәм кымыз бирүче буларак та файдаланыла. "Безнең дә авылда атыбыз бар. Аның исеме - Кашка," - дип сөйләде класс сәгатен алып баручы Яббаров Ранил. Кешенең шундый ук тугры дусты − эт. Борынгы заманнардан бирле эт кешегә йортын саклаучы булып хезмәт иткән, киек аулаганда зур ярдәм күрсәткән. Сугышлар вакытында этләр ярдәмендә күперләр, танклар шартлатканнар. Хәзерге вакытта этләр төрле объектларны саклыйлар, милиция хезмәтендә торалар, МЧС ның коткаручылар отрядларында хезмәт итәләр, сукыр кешеләргә ярдәм итәләр. Коткаручы этләр турында аерым әйтергә кирәктер, мөгаен. Этләр, Әрмәнстандагы һәм Курил утрауларындагы җир тетрәүләрдән соң, Буйнак һәм Мәскәүдәге террористик актлардан соң хәрабәләр астыннан йөзләрчә кешеләрне табып, аларның гомерләрен саклап калдылар. Көнкүрештә кешеләрне бәла-казалардан саклап калу очраклары да исәпсез-хисапсыз. Ә күпме тәртип бозучы һәм җинаятьчеләр этләр ярдәмендә тотыла һәм тиешле җәзасын ала! Этләрнең дә, атларның да кеше тормышындагы әһәмияте хәзер дә кимеми. Шуңа күрә кешеләр этләргә һәм атларга зур рәхмәтле. Ранил үткәргән класс сәгатеннән башлангыч сыйныф укучылары бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.                                                                                                                                                                                    



К списку новостей