Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Һөнәрләр турында сөйләшү
Опубликовано: 13.03.2019«Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булса да җитештерү, һөнәр ул- белгечлелек, профессия. Һөнәрләр… Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер,пешекче һәм башкалар алар меңләгән. Барысы да мөһим һәм кирәкле. Шофер буласың килә икән - шофер бул, тракторчы буласың килә икән - тракторчы бул. Һөнәрне сайлый гына белергә кирәк. Һөнәрне яратып, күңелеңә ятышлысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың.
13 март көнне мәктәбебездә Арча сәнәгать көллияте вәкилләре 9 сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар. Көллият хакында укучыларыбыз файдалы мәгълүматлар белделәр, көллият әзерли торган һөнәр ияләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
К списку новостей
















