Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Бөтендөнья рәхмәт көне
Опубликовано: 11.01.2019
11 гыйнварда - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне бәйрәм итеп үтелә! Бу сүзне һәр милләт үз телендә күп тапкырлар кабатлый: "спасибо", "grazie", "danke", "thank you", "merci"…
Бу көнне бер-береңә, туганнарыңа, якыннарыңа, гомумән, һәркемгә рәхмәт әйтергә мөмкин. "Бер рәхмәт, мең бәләдән коткарыр", - ди бит халык мәкале дә. Ул сүзне ишеткәч, күңелләр күтәрелеп, җаннар рәхәтләнеп китә. "Рәхмәт" ниндидер тылсымлы көчкә дә ия, ахры. Рәхмәтнең күпме торганын күзаллау өчен, борын заманда берәүнең үзенә яхшылык эшләгән кешегә: "Рәхмәт" сиңа күбрәк булыр",- дип, атын биреп җибәрүе турындагы гыйбрәтле хикәятне искә төшерү дә җитә. Ягъни рәхмәт ат бәясеннән кыйммәтрәк булып чыккан.
Әйдәгез без дә бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик!
К списку новостей
















