Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Саф һавада хәрәкәтле уеннар
Опубликовано: 02.01.2019Кыш айлары үзенчә гүзәл. Бигрәк тә төннәрен. Кара энҗе йолдызлы күктән суык бәрә, бөтен дөнья туңган, тирән йокыда. Тик торбадан чыккан төтен генә ялгызы өскә таба омтыла… Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка суыклар килә, мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный.
2 январь көнне башлангыч сыйныф укучылары да мәктәпкә җыелыштылар. Алар тирләп-пешеп, кышкы саф һавада уеннар уйнадылар. Кошларга эленгән җимлекләрне чистартып, якын дусларын - кошкайларны җим белән сыйладылар. Саф һавада булу, уеннар уйнап хәрәкәтләнү - нинди рәхәт! Бүгенге уеннар барлык укучыларга да ошады.
К списку новостей
















