• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Әти-әниләр җыелышы

Опубликовано: 15.11.2018

15 ноябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта 5 көн тәртибе каралды. Беренче көн тәртибендә 5 нче сыйныф укучылары әниләрне бәйрәм белән, ягъни Әниләр көне белән котладылар. Балаларыбызнын чыгышы әниләребезне куандырырлык булды. Икенче көн тәртибендә Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы, полиция лейтенанты Мөхәммәтгалиева Э. Ф. чыгыш ясады. Ул балигъ булмаган балалар тормышы, психологиясе, алар үтәргә тиешле кагыйдәләр, статистика мәгълүматлары белән таныштырды. Өченче көн тәртибендә Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең участковые, полиция лейтенанты Мифтахов И.Р. юллардагы барлык куркынычсызлык кагыйдәләре, гомумән балалар иминлеге хакында аңлатты. Дүртенче көн тәртибендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сөләйманова Г.И. 9 сыйныфларда телдән имтихан тапшыру тәртибен искә төшерде. Бишенче көн тәртибендә мәктәп директоры Сабирҗанова Н.Б. тырышып уку, имтиханнарны яхшы билгеләренә тапшыру, тәртип мәсьәләсен кабат аңлатты. Җыелышның калган өлеше классларда дәвам итте.



К списку новостей