Сезне чын күңелебездән 5 нче октябрь - Укытучылар көне белән тәбрик итәбез. Һәрбарчагызга тазалык-саулык, озын гомер, күп шатлыклар телибез.
Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала, чөнки нәкъ менә мәктәптә яшь буынның киләчәге билгеләнә, ул кирәкле белемнәр генә алып калмый рухи һәм физик яктан җитлеккән шәхес булып формалаша.
Уку — ансат эш түгел, юкка гына аны энә белән кое казу, димәгәннәр. Яңа уку елында һәркемгә зур уңышлар зур казанышлар, исәнлек телим. Һәр дәрес укучыларга яңа белем-күнекмәләр, ә укытучыга иҗади омтылышлар китерсен иде.
















