• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Юлларда сак бул!

Опубликовано: 27.09.2018

 Юл­лар, юл­лар... Алар озын да, хәвеф­ле дә, мавыктыргыч та, билгесез дә. Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Хәзерге вакытта күпчелек кешенең гомере юлда үтә. Без яши торган заман да  техника заманасы бит. Шәһәр урамнарын әйтәсе дә юк инде, хәтта кечкенә генә  авыл урамнары  буйлап барсаң, һәр йорт каршында машина күрәсең. Аларга карасаң, күзләр камаша. Капка төбеннән  машинага утырасың да,  теләгән җиреңә барасың. Бер яктан караганда, бу бик рәхәт: поездга, автобуска соңга калам дип ашыгасы юк; вокзалларда, тукталышларда туңып басып торасы юк; озын чиратларда билет алу өчен  интегәсе юк.  Икенче яктан караганда,  адәм балалары юлларның файдасын гына түгел, зыянын да күрә.  Елның төрле вакытында,  һава торышы нинди генә булуына да карамастан,   юлларда һәрвакыт  көчле хәрәкәт:  машиналар чаба, велосипедларда йөриләр, җәяүлеләр каядыр ашыга. Кешеләр бик еш кына, ашыгып, төзәтеп булмаслык ялгышлар да җибәрәләр. Юлларда булган хәвеф –хәтәрләрдән күпме кеше зыян күрә. Күпме кан, кайнар яшь түгелә. Инвалид утыргычына утыручылар саны көннән-көн арта, күпме кешенең гомере өзелә. Ә бит якты дөньяны калдырып китүчеләр  арасында  балалар да күп. Шунысы күңелгә тынычлык бирми, киләчәк тормышыбыз турында уйландыра. Мисалларны да шактый китерә алыр идек. .....Һәркайсыбыз юлларда сак булыйк.



К списку новостей