Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Чыгарылыш кичәсе
Опубликовано: 27.06.2018Мәктәбебездә 11 сыйныфларның чыгарылыш кичәсе булып узды. Имтиханнарныӊ дулкынландыргыч минутлары инде артта калды. Унбер ел дәвамында мәктәп укучыларыбызга тормыш өчен кирәкле булган белем бирде, эшләргә, кылган гамәлләренә тәнкыйть белән карарга, үз алларына максат куярга һәм аӊа омтылырга өйрәтте, булачак профессияләрен билгеләргә ярдәм итте.Чыгарылыш сыйныф укучыларына моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма бик тиз килеп җиткән көн бүген. Бәхетле, әкиятле, үзенең гаилә бәйрәмнәре, әти-әнинең уртасында, аларның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән, чиста балачак белән хушлашу көне...
Акбурлы такталар, һәр дәрескә, эчке дөньясында нинди генә буран булса да, елмаеп керүче укытучылар, бер үк вакытта шаярырга да, сагаерга да өлгерүче сабакташлар... Мәктәп укучыларга ныклы белем бирде, канат куеп үстерде. Ә бүген олы юлга хәер-фатихасын бирә. Илебездә күп меӊләгән яшьләр мөстәкыйль тормышка аяк баса, халык хужалыгы, югары уку йортлары яшь талантларны кабул итә.
Курса Почмак урта мәктәбен быел 18 укучы уңышлы гына тәмамлады. Хөрмәтова Адилә, Шиһапова Таңсылу алтын медаль ияләре булдылар. Кадерле укучыларыбыз!
Тормыш биографиягезнеӊ һәр бите ижади эзләнүләр, намуслы хезмәт жиӊүләре белән бизәлсен. Сезне тагын бер тапкыр мәктәп тәмамлавыгыз белән чын күӊелдән котлыйбыз! Һәрчак бәхет һәм уӊышлар юлдаш булсын сезгә!
Парталар артта калдылар
Калдылар балачак еллары
Аттестат – кулларда,
Зур тормыш чакыра
Сезне зур, җаваплы юлларга.
Юлларыгыз уң булсын!
К списку новостей
















