Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 06.04.2018Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Чөнки һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак кирәк. Әмма илдәге катлаулы социаль-икътисадый хәл кешеләрнең рухи халәтендә киеренкелек, тормыш ыгы-зыгысы тудыра. Шундый киеренкелекне булдырмас өчен, 6 нчы апрель көнне без әти-әниләр җыелышы үткәрдек. Мәктәпнең гомуми ата-аналар җыелышында 4 көн тәртибе каралды. Беренче көн тәртибендә участок инспекторы Нургаянов Ш.Р. чыгышы тыңланды. Әти-әниләрне яшьүсмерләр арасында еш күзәтелүче тәртип бозу очраклары, аларны булдырмау чаралары һәм барлык куркынычсызлыклардан саклану юлларын аңлатты, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Икенче көн тәртибендә Сеҗе янгынга каршы үзәкнең җитәкчесе Нуриев С.Х. янгыннан, язгы судан, язгы ташудан саклану һәм башка куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә тукталды. Өченче көн тәртибендә мәктәп директоры Сабирҗанова Н.Б. укуның сыйфатын күтәрү, ОГЭ, ЕГЭ, алда торган имтиханнар турында уз фикерләрен әйтте. Укуның сыйфатын күтәрүдә әти-әниләрнең дә өлеше зур икәнлеген төшендерде. Дүртенче көн тәртибендә укыту эшләре директор урынбасары Хаирова Г.С. арадаш аттестация, йомгаклау контроль эш тәртипләре турында мәгълүмат бирде. Җыелышның калган өлеше классларда дәвам итте. Әти-әниләр өлгереш, йөреш, тәртип, имтиханнарга хәзерлек турында класс җитәкчеләре белән аерым сөйләшүләр алып бардылар.
К списку новостей
















