Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Башлангычлар-тауда!
Опубликовано: 13.02.2018Мәктәбебезнең башлангыч мәктәбе укучылары биек таудан чана шудылар. Көне буе укып арганнан соң, иркенлеккә чыгып, җил ыжгыртып, оча-оча шудылар. Монда инде бер-береңә үпкәләү, киреләнеп тору юк, узара дуслашып бетәсең. Монда бөтенләй башка мөгаләмә, башка дөнья. Өйгә кайтырга вакыт җиткәч тә, теләр-теләмәс кенә таралдылар.
Компьютер уеннары белән артык мавыгып, хәрәкәтне оныта барган балалар өчен менә дигән савыгу чарасы! “Звонок булды физкультурага,чаналар тартып,без киттек тауга.Таудан выжылдап төшеп китәбез, нәкъ апа торган җиргә җитәбез...” шигыре “Әлифба”да гына калмас,алла боерса.
К списку новостей
















