Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
2018 нче ел - Шиһабетдин Мәрҗәни елы
Опубликовано: 16.01.20182018 елның 16 гыйнварында бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗәни тууына 200 ел була, шуңа бу ел Мәрҗәни елы дип игълан ителде. 16 гыйнвар көнне булып узган чарада гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни турында мәгълүматларны барладык, Ш.Мәрҗәнинең тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне үзебезгә максат итеп куйдык. Ин беренче татар дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү турындагы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән таныштык. Арча районы Ташкичү авылындагы музей фотоларына да күзәтү ясалды. Бүгенге көндә Мәрҗәни истәлеге булган яңалыкларга да тукталдык. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗани турында укулар әле дәвам итәчәк.
К списку новостей
















