Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Барыбыз да чаңгыга
Опубликовано: 05.01.2018Кар бөртекләрендә аклык та, сафлык та, шатлык та бар. Кар яуганда, күзләребез генә түгел, күңелләребез дә иркәләнә. Ап-ак бәскә төренгән агачларны кем матур димәс? Саф, салкын һавасың сулап, күкрәгеңә шифа һәм дәва аласың. Керфекләреңә, чәчеңә, иреннәреңә күбәләк кар килеп куна. Бу карлар барысы да синеке. Җилне бишек итеп, кар бөртекләре тирбәлә. Кар ява, яусын әйдә, шатлыклар чиксез булсын! Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза. 5 январь көнне мәктәбебез тирәли без дә карга эзләр салдык, кышкы табигатебезнең саф һавасын сулап, күңелләребезгә рәхәтлек алдык. Бу массакүләм чаңгы шуу чарасында барыбыз да бик теләп катнаштык. Ахырдан бергәләшеп фотога төштек. Сәламәт булыйм дисәң, кыш көннәрендә чаңгыда йөрергә кирәк.
К списку новостей
















