Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Файдалы эшләр башкарыйк
Опубликовано: 04.01.2018
“Яхшылык җирдә ятмый”, - диләр әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез. Әлбәттә, беребез дә “менә мин хәзер бер яхшылык эшлим”, дип максат куеп йөрми, яхшылык эшләү үзеннән-үзе килеп чыга. Без һәр көнне яхшылык белән очрашабыз: дусларыбыз, әти-әниләребез, хәтта бер белмәгән кешеләр дә безгә изгелек кыла, без дә әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы гамәлләр кылырга омтылабыз.
Менә шул, исәптә дә булмаган, очраклы гына эшләнгән яхшылык – иң чын, иң әйбәт яхшылык була да инде. Яхшылык, игелеклелек сыйфатларын балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Кеше, киләчәккә омтылып, яхшылыкка таянып яшәргә тиеш, дип уйлыйбыз. 8 нче сыйныф укучылары да бүген изге эш башкардылар. Алар обелискны кардан арындырдылар.
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
К списку новостей
















