Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
"Нур" телестудиясе бездә кунакта.
Опубликовано: 28.12.201728 нче декабрь көнне мәктәбебезгә Арчаның Укучылар сараеннан "Нур" телестудиясе җитәкчесе Тазиев Д.Г. үзенең укучылары белән кунакка килделәр. Бу көнне, чынлап та, дусларча очрашу булды. Кунакларыбыз белән бергәләп рәхәтләнеп ял иттек: җырладык, биедек, төрле-төрле уеннар уйнадык, видеоларга төштек, үзара интервьюлар үткәрдек. "Нур" телестудиясе укучылары алып килгән уеннар безнең һәрберебезгә дә ошады. Барлык укучылар да уеннарда теләп һәм актив катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәмгә килеп безнең белән ял итәргә өлгерделәр, үзләренең күчтәнәчләрен тараттылар, уеннарда катнаштылар. Үзара интервью алышу, видеоларга төшү безгә аеруча ошады. Тазиев Д.Г. балаларга "Нур" телестудиясе эшчәнлеге турында кыскача,тулы мәгълүмат бирергә дә өлгерде, шул ук вакытта балаларга үзенең изге теләкләрен дә юллады. Безгә кунакка килгәннәре өчен "Нур" телестудиясе җитәкчесе Тазиев Д.Г.ка һәм анда йөрүче балаларга, чарада катнашучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
К списку новостей
















