• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Ата-аналар җыелышы

Опубликовано: 27.12.2017

Ата-ана белән мәктәп дуслыгы да тәрбиядә зур урын алып тора. Баланы тырыш булырга, басылып эшли, яхшы укый, вакытында уйный белергә мәктәп белән гаилә бергә өйрәтә. Мәктәп белән, балаңның класс җитәкчесе, шул классның укытучылары белән тыгыз элемтәдә тору ата-анага алдагы бурычларны дөрес билгеләргә дә, баланың тәрбиядәге йомшак урыннарын белеп, вакытында ярдәм итәргә дә мөмкинлек бирә. Мәктәбебез әти-әниләр белән уртак тел табып эшли. Шул максатны күздә тотып, 27 декабрь көнне әти-әниләр җыелышы булып узды. Ин беренче әти-әниләребезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладык: матур җырлар җырладык, биедек, Кыш бабай белән Кар кызын да кунакка чакырдык. Мәктәп директоры Сабирҗанова Н.Б. әти-әниләрне бәйрәм белән котлады; ОГЭ, ЕГЭ, алда торган барлык имтиханнарга ныклы әзерлек кирәклеген искәртте. Икенче көн тәртибендә укыту эшләре директор урынбасары Хаирова Г.С. 2017-2018 нче уку елының 2 нче чирек, 1 нче яртыеллык уку нәтиҗәләре, район олимпиадасы призерлары белән таныштырды. Өченче көн тәртибендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Л.Х. кышкы каникулга эш планы, барлык куркынычсызлык кагыйдәләре турында мәгълүмат бирде. Җыелыш классларда дәвам итте.



К списку новостей