Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
9 декабрь-Ватан геройлары көне
Опубликовано: 09.12.2017
Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә. Әйе,бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып барганнар.Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар.
Дошманга күрсәткән батырлыклары өчен җөмһүриятебезнең 200 дән артык кешесе иң югары мактаулы исемгә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар. Нәкъ менә шушы геройлар турында бүгенге класс сәгатьләрендә әңгәмәләр алып барылды, укучылар видео һәм презентация карадылар, сорауларга җавап бирделәр.
Батырлык... Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә - асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
К списку новостей
















