Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 21.11.2017Гаилә - тормыш нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Чөнки һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак кирәк. Әмма илдәге катлаулы социаль-икътисадый хәл кешеләрнең рухи халәтендә киеренкелек, тормыш ыгы-зыгысы тудыра. Шундый киеренкелекне булдырмас өчен, 21 нче ноябрь көнне без мәктәпкә әти-әниләребезне җыйдык. Мәктәпнең гомуми ата-аналар җыелышында 5 көн тәртибе каралды. Беренче көн тәртибендә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Завялова Л.Н. катнашты. Әти-әниләрне яшьүсмерләр арасында еш күзәтелүче тәртип бозу очраклары, аларны булдырмау чаралары һәм барлык куркынычсызлыклардан саклану юлларын аңлатты. Икенче көн тәртибендә техникумнан Галәветдинов Р.Р. машина йөртергә өйрәнү хокуклары хакында сөйләде. Өченче көн тәртибендә мәктәп директоры Сабирҗанова Н.Б. укуның сыйфатын күтәрү, ОГЭ, ЕГЭ, фән олимпиадалары турында уз фикерләрен әйтте. Укуның сыйфатын күтәрүдә әти-әниләрнең дә өлеше зур икәнлеген төшендерде. Дүртенче көн тәртибендә информатика укытучысы Нуриев Р.К. әти-әниләрне ЕСИАдагы информацион яңалыклар белән таныштырып үтте, аннан файдалану юллары турында мәгълүмат бирде. Бишенче көн тәртибендә мәктәбебезнең бишенче сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Гыйбадуллина Г.М. белән берлектә, залда утыручы барлык әниләрне Әниләр көне белән котладылар. Җыелышның калган өлеше классларда дәвам итте. Әти-әниләр өлгереш, йөреш, тәртип, имтиханнарга хәзерлек турында класс җитәкчеләре белән аерым сөйләшүләр алып бардылар.
К списку новостей
















