Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
"Уңыш бәйрәме"
Опубликовано: 26.10.2017
Бар җиһан төрле төсле матурлыкка чумган, кояш та әле үзенең җылы нурларын кызганмыйча сипкән, бакчаларыбыздан мул итеп уңыш җыеп алынган һәм табигать ниндидер бер сихри тынлыкка чумган вакытта мәктәбебездә 1-7 нче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән “ Көзге уңыш “ бәйрәме булып узды
Бәйрәм кичәсе көзге уңыштан әзерләнгән өстәлләрне , газеталарны бәяләүдән башланып: җырлар, биюләр, "Көз патшасы" һәм "Көз сылуы" конкурсы, уеннар белән бергә үрелеп барды. Жюри әгъзаларының да эше җиңелдән булмады. Алар уңганнарның да уңганын, осталарның да остасын сайлап алырга тиеш иделәр. Биш төрле конкурста көч сынашып, 1 нче урынны-башлангыч һәм 7 нче сыйныфлар, 2 нче урынны -5 нче сыйныф, 3 нче урынны- 6 нчы сыйныф яулады. Бәйрәмне оештырган, алып барган Гарифуллина Л.Д. һәм 7 нче сыйныф укучыларына рәхмәтебезне җиткерәбез.
К списку новостей
















