Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
"Экстремизмга - юк!"айлыгы.
Опубликовано: 13.09.2017Татарстан җирендә күп еллар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, бер-берсенең гореф-гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең нигезе булып тора. Айлык дәвамында Курса Почмак мәктәбендә “Экстремизмга – юк!” исеме астында махсус дәресләр, “Экстримизмга юл юк!”, “Без, халыклар дуслыгы өчен!” темаларына конкурслар уза. Укытучылар балаларга төрле канунсыз формаль булмаган берләшмәләр турында сөйлиләр, аларга кушылырга ярамаганлыгын аңлаталар, гражданлык һәм патриотизм хисен тәрбиялиләр. Айлык уңаеннан Курса Почмак мәктәбендә дә план нигезендә төрле чаралар үтә. Һәр сыйныфта үткән “Экстремизмга – юк!” дигән темага бердәм республика дәресе укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт һәм түземлелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. 6 нчы сыйныф укучылары эшләгән газета да бик эчтәлекле иде.
К списку новостей
















