Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 06.09.20176 сентябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышыбызның темасы “Балаларның сәламәтлеген һәм тормыш куркынычсызлыгын кайгыртып” дип аталды. Ата-аналарның мәктәп белән даими элемтәдә торуларына ирешү, укытучылар һәм ата-аналар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру, балаларыбыз иминлеген, сәламәтлеген кайгырту - җыелышыбызның төп максаты иде. Беренче көн тәртибендә мәктәбебез директоры Сабирҗанова Н.Б. яңа уку елына максат - бурычлар белән таныштырды, укучыларны ашханәдә тукландыру мәсьәләсе хакында аңлату эшләре алып барды, уңышка ирешкән укучыларыбызны атады. Икенче көн тәртибендә укыту эшләре буенча директор урынбасары Хаирова Г.С. 2017-2018 нче уку елында мәктәп тормышындагы үзгәрешләр, ЕГЭ, ОГЭ, ВПР нәтиҗәләре хакында хәбәр итте. Өченче көн тәртибендә ата-аналар комитеты сайланды. Дүртенче көн тәртибендә ”Балалар сәламәтлеге-җитди мәсьәлә”исемле лекция; укучыларның сәламәтлеге, балаларга ясалырга тиешле прививкалар, грипп, медосмотр нәтиҗәләре буенча фельдшер Хасанова А.Х. чыгышы тыңланды. Бишенче көн тәртибендә тәрбия эшләре директор урынбасары Шакирова Л.Х. яңа уку елында мәктәптә үткәрелүче түгәрәкләр, “Уңышка юл” программасы турында мәгълүмат бирде. Укучыларның җәйге ялы хакында нәтиҗә ясады. Ата-аналар җыелышының калган өлеше классларда дәвам итте.
К списку новостей
















