Күп вакыйгалар хәтердән җуелганда да, мәктәп еллары истәлекләре онытылмый, җырдагыча, чәчләргә чал кунган чорда да күңел түрендә саклана. Бу укучыларның, , укытучыларыбызның изге күңелле, гади, ярдәмчел булуларыннан да киләдер. Каникуллар вакытында укучыларның мәктәпне сагынуы да – шуннандыр.
Укучыларны, укытучыларны, ветеран мөгаллимнәрне, әти-әниләрне тәбрикләргә "Ак Барс Агро"ширкәте җитәкчесе Сәлахов Шәйдулла Имам улы һәм авылыбызның имамы Ибраһим абый да килде. Алар укучыларга матур теләкләрен җиткерделәр: яхшы укуларын, сәламәтлек теләделәр.
Мәктәбебезнең директоры Сабирҗанова Нурзилә Бари кызы укучыларны яңа уку елы белән тәбрикләде, ел буе "5" ле билгеләренә укыган укучыларны бүләкләде.
Беренчеләр абый-апаларын шигырьләр сөйләп куандырды. Чыгарылыш сыйныф егет-кызлары да үзләренең алмашларына хәерле юл теләп, символик белем ачкычы тапшырды. Яңа уку елы башлануын хәбәр итеп яңгыраган кыңгыраудан соң классларда тынычлык дәресләре узды.
Хәерле юл сезгә, балалар. Хәерле уку еллары!
















