Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Районыбызда сабантуй.
Опубликовано: 16.07.2017
Сабантуй (сабан – плуг, туй – свадьба, ягъни сабан туе – свадьба плуга, сабан бәйрәме мәгънәсендә) – искиткеч күңелле, шау-гөр килеп торган, бар халыкны бер мәйданга туплаучы әлеге бәйрәмнең тарихы бик борынгы төрки бабаларыбызга барып тоташа. Сабан туен язгы кыр эшләре башланганчы, җир кардан әрчелеп язгы кояшның җирне җылыткан беренче нурлары белән бергә үткәргәннәр. Ул иң элек хәвеф-хатәрсез генә җирдән мул уңыш җыеп алуны ялваруны хәтерләткән йолалардан, җиргә корбан бирүдән, аш-су хәстәрләүдән гыйбәрәт булган. Тора-бара чорлар, тарихи вакыйгалар йогынтысында бәйрәмнең уздырыу вакыты, структурасы үзгәреш кичерсә дә асылдагы мәгънәсе, эчтәлеге, әһәмияте: халыкны бер мәйданга җыеп, берләштереп күңел ачуы, көч сынашуы – үзгәрешсез калган. Йөгереш, ат чабышы, көрәш, капчык сугышы кебек ярышларны уздыруны ата-бабаларыбыз буыннардан буынга күчереп, саклап килгәннәр.Шулай да көрәш - иң матур ярыш төрләренең берсе. 16 июль көнне районыбызда сабантуй булып узды. Бәйрәмдә укучыларыбыз да актив катнашты. Мәктәбебездә көрәш сөюче укучыларыбыз бик күп. Шундый укучыларыбызның берсе, 8 нче сыйныф укучысы Ахметсафин Надир үз авырлыгында 3 урынны алды.
Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкта хәтта ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек дигән әйтем дә бар. Кечкенәдән ат чабышы ярышларында катнашып, уңышларга ирешкән укучыбыз Рамазанов Илнур, ат чабышында катнашып, 3 урынны алды. Надирны һәм Илнурны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар, җиңүләр теләп калабыз.
К списку новостей
















