Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Сау бул, башлангычым!!!
Опубликовано: 01.06.2017Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм булды. 4 ел буе үз канаты астында үстергән укучыларын Шиһапова Ләйсән Мансур кызы 5 сыйныфка озатты.
- Кадерле укучыларым, әти-әниләр, кунаклар!Бүген безнең мәктәптә бәйрәм- чыгарылыш кичәсе. 7 укучыбыз мәктәбебебезнең беренче баскычы – башлангыч сыйныфларны тәмамлады. Алар фәннәрне дә уңышлы үзләштерде. Без моңа бик шат. Кадерле укучыларым, хәтерлисезме, әле кайчан гына мин сезне беренче сыйныфка кабул итеп алган идем. Нәни генә малайлар , кызлар идегез. Шушы сабыйларның йөрәген яулый алырмынмы, әти- әниләрнең ышанычын аклармынмы?. Сез минем бар өметемне акладыгыз. Тиз арада минем иң якын дусларым һәм ярдәмчеләремә әйләндегез.Әмма 4 ел бик тиз үтеп китте. Сезнең белән аерылышыр вакытлар да җитте.
Бәйрәм бүген безнең йөрәктә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укучымның моңсу карашы
Озату сүзен яза йөрәккә.
Бәйрәм укытучының шундый җылы сүзләреннән башланып китте. Укучылар әти-әниләренә чын бәйрәм оештырдылар. Балалар рәхәтләнеп биеделәр һәм җырладылар. Үзләренең һәр өлкәдә осталыкларын күрсәттеләр. Әниләр балалары җырлаганда күз яшьләрен да тыеп тора алмадылар. Бәйрәм бик җылы мөгалләмәдә үтте.Укытучы һәм әниләр балаларга бары тик изге теләкләр генә теләде.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр минем йөрәктә.
Хәерле юл, сезгә , укучылар
Калам сезгә шундый теләктә.
Ышанам сезгә, мәңге кызартмассыз
Минем йөзне, туган ил йөзен.
К списку новостей
















