Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Балалар Сабан туе
Опубликовано: 31.05.2017Мөгаен, укучыларның иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе-балалар Сабан туедыр. Быелгы Сабан туе бакча ишегалдында матур итеп бизәлгән мәйданда узды. Балалар бик теләп һәр ярышта катнашты, егылды-торды, әммә читкә тайпылмады, финишка ашыкты. Балалардан соң хәтта укытучылар да ярышларга чыкты.
Балалар кашыкка йомырка куеп йөгерде, чүлмәк ваттылар, таяк тартыштылар, капчык киеп йөгерделәр, волейбол-футбол уйнадылар. Һәр уенда катнашу өчен чират булды. Милли көрәштә катнашырга теләүче малайлар саны да күп иде. Келәмгә басуны түземсезлек белән көтте алар. 7 нче сыйныф укучысы Гыйләҗиев Марат матур көрәш күрсәтеп, батыр калды.
Шулай итеп, бәйрәм күңелле узды. Балаларның да, укытучыларның да күңелләре күтәренке. Быелгы бәйгеләрдә катнашуы күңелләрендә озак сакланыр.
К списку новостей
















