• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме

Опубликовано: 25.05.2017

Балачак белән саубуллашу көне. Соңгы кыңгырау бәйрәмен, мөгаен шулай дип әйтсәк дөресрәк булыр. Һәркем үз гомерендәге әлеге мизгелне күңелендә йөртә. Чәчләренә ап-ак бантлар кадаган кызлар, аллы-гөлле чәчәкләр бәйләме..алар янәшәсендә, “балам  кай арада буй җиткән” дип каушап, шул ук вакытта моңсуланып калган әти-әниләр...Болар барысы да мәктәп елларының матур бер хатирәсе булып тора.
 Бүген мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме аерым бер истәлекле көн булып калачак. Ничә ел сизелми дә үтеп киткән. Артта калган меңләгән кызыклы вакыйгалар, дәресләр, чаралар белән чыгарылышлыларның мәктәп тормышы төзелгән.
Бәйрәмебез кунаклары Сеҗе авылы җирлеге башлыгы Гыйбадулина Г.М., Арча муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Гарипов Р.Р. чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котладылар.  Аларның һәркайсы укучыларның теләгән уку йортларында белем алуларын, лаеклы кешеләр булып ирешүләрен җиткерделәр.

Мәктәп директоры Сабирҗанова Н.Б. укучыларны бәйрәм белән котлап, аның тантаналы, шул ук вакытта дулкынландыргыч  булуын да билгеләде. Соңгы кыңгырау белән бергә олы тормыш башлана. Әлеге  тормыш юлында югалып калмауларын, уңышлар теләде.

Әлбәттә, дулкынлану аралаш, күз яшьләрен күңелләрендә тоеп, әти-әниләр, белем биргән укытучылары да  иң изге теләкләрен генә юлладылар.Укучылар исә кадерле кешеләренә рәхмәтләрен шигъри юллар, җырлар аша әйттеләр.

Мәктәп елларының кайтавазы булып, соңгы кыңгырау чыңлады, укучылар саубуллашу вальсында әйләнделәр.
Чыгарылышлыларның иң җаваплы чоры башлана. Алда экзаменнар. Аларның һәркайсына уңышлар, әйбәт нәтиҗәләр теләп, хәерле юл  Сезгә,  дип калыйк!



К списку новостей