Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Асфальтта рәсем ясау конкурсы
Опубликовано: 23.05.2017Рәсем ясау сәнгате - балаларның эстетик, акыл һәм әхлаки яктан үсешенә уңай йогынты ясый, хезмәткә карата уңай караш тәрбияли. Сәнгать эшчәнлеге бугенге көндә дә үзенең тәрбияви мәгънәсен югалтмаска тиеш. Ул эстетик тәрбиянең иң кирәкле бер өлеше булып тора.
Рәсем эшчәнлеге барышында сәнгатьне эстетик һәм эмоциональ яктан кабул итү өчен уңай шартлар тудырыла. Бар бала да рәсем ясарга ярата. Чөнки бала өчен рәсем ясау шатлыклы һәм илһам китерә торган эш. Ә рәсем эшчәнлеген оештырганда гадәти булмаган ысулларны куллану балаларны шаккаттыра. Шуның белән аларның рәсем ясауга карата кызыксынулары арта.Шул максатны күздә тотып, Арча Мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган асфальтта рәсем ясау конкурсында 10 сыйныф укучысы Шиһапова Таңсылу катнашты. Асфальтта рәсем ясау зур тырышлык һәм осталык сорый. Рәсемнең тематикасы да җиңелләрдән түгел иде. Таңсылу берничә теманы берләштереп, яңа рәсем иҗат итте һәм 1 нче урынны алды. Таңсылуга һәм аның җитәкчесе Рахимова Ф.Д. киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз, җиңүләре белән котлыйбыз.
К списку новостей
















