• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Экологик десант.

Опубликовано: 22.05.2017

Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без исә, гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. «Шәһәрне макта,авылда тор,” – дигәннәр борынгылар һәм ялгышмаганнар. Яшел урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәгән агышы, күңелебезнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч-куәт өсти, матурлата, илһамландыра.Ә без, шушы матурлыкны үз кулларыбыз белән җимерәбез, пычратабыз. Ул бит безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без табигатьне күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез. Шул уңайдан, 20 май көнне мәктәбебез укучылары экологик десантка чыктылар, ягъни туган ягыбызның чишмә буйларын, юл кырыйларын, күл тирәләрен чистарттылар, чүп-чардан арындырдылар. Бу бердәм эштә берәү дә читтә калмады.

        Табигатьне пычратучылар белән көрәшне бүгеннән ук башламасаң, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуы бар.Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас.Табигать – анадагы матурлыкны бер югалтсаң, табып булмаячак. Табигать үзенең гүзәллеген ят иткән кешеләргә битараф,мәрхәмәтсез була.

        Әйдәгез, һәрберебез булдыра алганча,табигатьне саклыйк һәм безнең барыбызның да тырышуыбыз нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлык кимер.Әйе,без табигать балалары, ә табигать - безнең хуҗабыз! Моны беркайчанда истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа булышыйк.

Табигатьне саклау һәркемнең бурычы.Без,үзебездән соң килгән буынга, суларыбызны чиста, һаваларыбызны пычратмыйча калдырсак,изге бурычларыбызны үтәгән булырбыз.Яшел дусларыбызны саклыйк.Шул чакта гына без алардан файдалана алырбыз.Тирә-юнебез чиста,ямьле булсын,һәрчак балкып торсын.



К списку новостей