• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Авылдашыбыз, танылган шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың 55 яшьлек юбилеена багышланган шигъри әдәби-музыкаль кичә

Опубликовано: 16.05.2017

"Оч, иреккә җырым", "Пар алма", "Гәрәбә" китаплары һәм 100 гә якын җыр тексты авторы Сания Әхмәтҗанова - безнең Арча районының Курса Почмак авылы кызы. 15 май көнне башкалабыз Казанда Сания Әхмәтҗанованың 55 яшьлек юбилеена  багышланган "Җан сулышым" исемле шигъри әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бу бай эчтәлекле, күңелләргә үтеп керә торган  чарада  мәктәбебез коллективы да катнашты. Сания Әхмәтҗанованың якты мөлаем йөзен, өметле күз карашын күреп, йомшак тавышын, гәрәбәдәй тезелеп киткән иң кирәкле алтынга тиң сүзләрен, фикерләрен ишеткәч, без дә яңадан тугандай булдык. Сания Әхмәтҗанованың үзебезнеке булуы белән кабат горурландык.Бу кичә һәркем өчен дә файдалы булды. Авылдашыбыз иҗаты, тормыш юлын кабат күз алдыннан кичердек. Эшләгән хезмәтләрен күреп сокландык, чын күңелебездән шатландык. 6 сыйныф укучысы Гыйззатуллин Эмиль, Сания апаны котлап, "Пар алма" җырын башкарды.  Сания апа, туган көннәрегез гел шатлыкларга тулып торсын.  Сезгә җырлы-шигырьле сәфәрегездә яңа табышлар, иҗади күтәрелеш, бәрәкәтле озын юл әйләсен, сау-сәламәт булыгыз. Гел шулай яшьнәп-җемелдәп, бик күпләрне моң тылсымына әсир итеп яшәгез. Иҗатыгыз һәм үзегезнең булуыгыз белән безне сөендереп торыгыз.



К списку новостей