Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Җиңү парады
Опубликовано: 09.05.2017
Бөек Җиңү көненең 72 еллыгын билгеләп, 9 майда башкалабыз Казанда, башка зур шәһәрләрдә, өлкә үзәкләрендә һәм авылларында төрле чаралар уздырылды. Арчада да бу көнне, гадәттәгечә, Җиңү парады үткәрелде. Җиңү парадында мәктәп музейлары эшчәнлеге дә яктыртылды. Безнең мәктәптә дә музей җитәкчесе Галимҗанов М.Х. тырышлыгы белән байтак кына сугыш чоры истәлекләре тупланды, кайбер мәгълүматлар яңартылды, стенд эшләнде. Стендта авылдашларыбызның дәһшәтле сугыш кырыннан исән-сау кайткан фотолары, өчпочмаклы хатлары бар иде. 10 нчы сыйныф укучылары Хөрмәтова Адилә, Шиһапова Таңсылу, дары исе сеңеп, сугыш кырларыннын әйләнеп кайткан кадерле истәлекләр белән таныштырдылар. 2014 нче елда "Шлиссельбург" отряды, эзләнү эшләре алып барганда, солдат мәете калдыкларына юлыга. Бер солдатның кесәсеннән медальон чыга. Андагы мәгълүматлар буенча солдатның авылдашыбыз Сабирҗанов Хакимулла булуы ачыклана. Туганнары аның табылган шәхси әйберләрен алып кайтып мәктәп музеена тапшырды. Хакимулла абый 2015 нче елда Ленинград шәһәрендә туганнар каберлегенә җирләнде.
Бүген Бөек Ватан сугышы елларындагы сугышчан дан, фидакарь хезмәт, халыкның батырлыгын онытмау, әтиләребез һәм бабаларыбызның каһарманлыгы турындагы тарихи дөреслекне балаларга һәм оныкларга тапшыру безнең бурыч булып тора! Бөек Җиңү көне бездән көннән-көн ерагая бара. Тыныч һәм бәйсез илдә яшәргә, Туган илебез белән горурланырга мөмкинлек биргән һәркем безнең хәтердә яши.
К списку новостей
















