• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Яздан аерып булмый Тукайны.

Опубликовано: 29.04.2017

       Г.Тукайның безнең арабыздан китүенә 131 ел. Ләкин шагыйрьнең үлемсез әсәрләре, шигырьләре безнең йөрәгебездә мәңгелек урын алды. Бүген карты да, яше дәТукайны укый, аны олылап искә ала. Без дә Г.Тукайны искә алып, "Язлардан аерып булмый Тукайны" исемле әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә барлык мәктәп укучылары да катнашты. Алар Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр, җырларын җырладылыр, сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр. 5 нче сыйныф укучылары "Бала белән күбәләк" , "Бәйрәм бүген" җырларын җырладылар. 6 нчы сыйныф укучылары "Кәҗә белән сарык" әкиятен, 9 нчы сыйныфлар мәсәлләрне сәхнәләштерделәр. Мәктәбебездә иҗат белән кызыксынучы балалар да байтак. 8 нче сыйныф укучысы Гыйбадуллина Гөлнар Т.Миннуллин исемле конференциядә катнашып дипломант исемен яулады. 8 сыйныф укучылары Гыйбадуллина Гөлнарның "МШ сере " исемле пьесасын куйдылар. 10 класс укучысы Гыймаева Илүзә "Илһам" Бөтен россиякүләм бәйгедә "Күңел почмагы" исемле пьесасы белән лауреат исемен алды. 10 сыйныф укучылары шул пьесаны сәхнәгә куйдылар. 11 сыйныф укучылары Г.Тукай әсәрләренә багышланган композиция күрсәттеләр.  

        Шагыйрь халык иҗатына, халык теленә, туган телгә тирән мәхәббәт белән карады һәм аның бөеклегенә дан җырлады. Шуңа күрә халкым аны үз җырчысы, үз шагыйре итеп кабул итте. Яшь иҗатчыларыбыз да бәйрәмдә үзләренең әсәрләрен тәкъдим иттеләр. 

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек исемнәргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай. 



К списку новостей