Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Туфан Миңнуллин исемендәге конференция
Опубликовано: 30.03.2017
24 мартта Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның IV республика конференциясе уздырылды. Конференцияне ачу тантанасында укучыларны һәм укытучыларны Туфан аганың кызы Әлфия ханым Юнысова-Миңнуллина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы, Казан шәһәре Мәгариф Идарәсе башлыгы урынбасары Һидиятов Илнар Рузәл улы, Татарстан Язучылар Берлеге рәисе Салихов Данил Хәбибрахман улы, “Җыен” фонды директоры Фоат Рәфыйков, Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназия директоры Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы сәламләде. Сайлап алу этабында 500дән күбрәк укучы катнашты!
Конференцияне гамәлгә ашыручылар:
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты;
- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы;
- Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе;
- Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры;
- Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры;
- Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия.
Конференциянең “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән”, драма әсәрләре һәм сценарийлар язу, “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!”, “Утырып уйлар уйладым” китапнамәләр (буктрейлерлар) ясау номинацияләрендә 335 укучы һәм 27 укытучы көч сынашты. Фәнни-иҗади эшләрне республиканың күренекле сәнгать әһелләре, галимнәр һәм журналистлар бәяләде. Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Гыйбадуллина Гөлнар Әмир кызы “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!” номинациясендә уңышлы чыгыш ясады һәм Дипломант булды. Ул конференциягә “МШ сере” дип исемләнгән әсәрен тәкъдим итте. Укучыбызга, аның җитәкчесе Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызына алда зур уңышлар телибез!
К списку новостей
















