Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Әтием-горурлыгым!
Опубликовано: 14.02.2017Балаларга гаиләдә әтиләрнең тоткан урыны һәм аларның җәмгыятьтәге роле турында аңлату, укучыларда әтиләре белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан укучылар әтиләре турында иншалар яздылар. Шул иншаларда кызыл җеп булып сузылып киткән юлларында укучыларның әтиләрен никадәр яратулары чагылды. Халыкта “Ир аркасы-кала аркасы” дигән әйтем бар. Ә халык исә бернәрсәне дә юкка гына әйтми.
Әтиләрнең һәм абыйларның хәрби киемнәреннән күргәзмә оештырылды. Укучыларда әлеге күргәзмә горурлык хисләре уятты. Әйе, яныбызда көчле рухлы, кешелекле, эшкә уңган, батыр, сөйкемле әтиләр булганда, без үзебезне бик бәхетле тоябыз. Ата- гаиләнең намусын саклаучы, тугрылык үрнәге, балаларның горурлыгы.
Горурланам, әти, синең белән,
Кечкенәдән сиңа сокланам.
Гомрем буе мин көч алып яшим
Синең биргән хәер- догаңнан.
К списку новостей
















