Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Татар теле айлыгы башланды
Опубликовано: 09.02.20179 нчы февральдән мәктәбебездә татар теле айлыгы башланды. Шул уңайдан, мәктәптә узачак чараларның программасы төзелде. Шушы программага нигезләнеп, татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең иҗатына һәм тормышына багышланган күргәзмә оештырылды.
Муса Җәлил- тормышы батырлыклар белән бизәлгән, Ватанын, вөҗданын сатмаган, үлгәннән соң да яшәргә хокук алган герой шагыйрь. Шагыйрь үзенең рухи батырлыгы, иҗаты, батыр йөрәге белән әле дә тереләрдән тере. Ул безнең белән алгы сафта бара. Муса Җәлил- Моабит төрмәсенең “таш капчыгы”ннан киң дөньяга чыккан, кайнар йөрәге белән бозны эреткән, үлемне җиңгән шагыйрь. Фашист палачлар никадәр җәзаласалар да, аның рухи ныклыгын, илгә тугърылыгын, җиңүгә булган корыч ихтыяр көчен сындыра алмадылар.
Шундый һәйкәлләр бар... Ил сукмагы алардан өзелми. Шундый һәйкәлләрдән В. Цигаль тарафыннан эшләнгән Муса Җәлил һәйкәлен санарга мөмкин. Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә Кремль каршында горур Муса басып тора, гүя ул богауланган хәлдә дә кешеләргә үз йөрәгенең ялкынын өләшә, туңарга дучар булган йөрәкләрне җылыта, миллионнарның йөрәгенә ут кабыза. Аның батыр йөрәгенең тибешен, үлемне җиңгән хисләренең кайнарлыгын һәркем тоеп тора. Һәм ул кайнар сулыш сүрелмичә буыннардан-буыннарга дәвам итәр, чөнки
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.
К списку новостей
















