Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Барыбыз да бозга
Опубликовано: 04.01.2017
Кышкы көннең салкынлыгын тоеп,
Талгын гына кояш елмая.
Ак бәхетләр күктән һаман ява
Пакьлек теләп җиргә, дөньяга.
Кыш үзенең салкын көннәре, бураннары, ачы җилләре белән һәркемгә дә ошыйдыр, мөгаен. Хәзер инде кары да ява, бураннары да уйный. Бөтен җир гүзәл яктылыкка коенгандай булды. Бигрәк тә урманнар танымаслык булып үзгәрде. Җәй буена дөньяга ямь биреп утырган агачлар ак шәлләрен ябынды. Агачларга аз гына кагылып үтсәң, өскә тәңкә карлар сибелә. Чыршы һәм наратлар аеруча матур күренәләр. Зифа каеннар, матур булыйм дигәндәй, чук-чук алкалар такты. Сирәк булса да, балан куаклары, миләш агачлары очрый. Агачларның кып-кызыл җимешләре өстәмә бизәк кенә түгел, ә кышларга калган кошларга азык булып та тора.
Шушы матур көннәрдә кышкы каникуллар башланды. 4 нче январь көнне мәктәбебез безне кабат хоккей мәйданчыгына җыйды, тимераякларда һәм чаңгыларда шуу өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылды. Бу көнне массакүләм тимераякта шуу ярышлары булып узды. Укучылар ярышларда теләп катнаштылар. Уеннар 2 командага бүлеп үткәрелде. Парлап эстафета, ялгыз эстафета, тизлеккә шуу кебек ярыш төрләре балалар күңеленә хуш килде. 8 класс укучысы Хисматов Илгиз иң яхшы тимераякта шуучы дигән исемгә лаек булды. Әлеге ярышларда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик теләп катнашты. Алар үзләренә хәйранга җитәрлек энергия һәм көч тупладылар.
К списку новостей
















