Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Зона буенча шахмат, шашка ярышы
Опубликовано: 29.12.2016Шахмат уенының мең ярым еллык тарихы бар. Шахмат уены чатуранга уеныннан барлыкка килгән дип санала. Чатуранга уены Һиндстанда VI гасырга кадәр барлыкка килгән. Һиндстаннан уен гарәпләр арасында, соңрак Ауропа һәм Африка халыклары арасында таралган. Вакыт узу белән аның кагыйдәләре үзгәреш кичергән һәм XV гасырга уен камилләшкән, ә XIX гасырда уен кагыйдәләре тәмам стандартлаштырылган. Шул вакыттан бирле систематик рәвештә шахмат буенча халыкара турнирлар уздырыла башлый.
29 нчы декабрь көнне зона буенча шахмат, шашка ярышы булып узды. Ярышта Курса Почмак, Арчаның 11 номерлы балалар бакчасы, Иске Чүриле мәктәбе, Арчаның 5 номерлы гимназиясе, Арча агросәнәгать көллияте укытучылар төркеме катнашты. Шахмат буенча хатын-кызлар арасында Иске Чүриле мәктәбеннән Сайфуллина Гәүһәр 1 нче урынны, Арча агросәнәгать көллиятеннән Гафурова Гөлнара 2 нче урынны, Курса Почмак мәктәбеннән Шиһапова Ләйсән 3 нче урынны,; ирләр арасында Арча агросәнәгать көллиятеннән Гыйниятов Илнар 1 нче урынны, Иске Чүриле мәктәбеннән Гарифуллин Рамил 2 нче урынны, Курса Почмак мәктәбеннән Равилов Айрат 3 нче урынны яуладылар . Шашка ярышлары буенча хатын кызлар арасында Арчаның 5 нче номерлы гимназиясеннән Галимова Светлана 1 урын, Арча агросәнәгать көллиятеннән Давыдова Анжела 2 нче урын, Курса Почмак мәктәбеннән Валиева Фәймә 3 нче урын; ирләр арасында Иске Чүриле мәктәбеннән Залялиев Раил 1 нче урын, Арчаның 5 нче номерлы гимназиясеннән Исмагилов Ирек 2 нче урын, Арча агросәнәгать көллиятеннән Зәйдиев Ринат 3 нче урын иясе булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз, финал ярышында уңышлар телибез.
К списку новостей
















