Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Якташыбыз Илдар Хаҗины искә алу кичәсе.
Опубликовано: 25.11.2016Бөек шәхесләребезнең данлы эшләрен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, артист, режиссёр, мөгалллим, җәмәгать эшлеклесе Хаҗиев Илдар Мөбәрәк улы кебек хөрмәткә лаек якташларыбыз дәвам иткән. 25 ноябрь көнне Арча районы Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбендә “Бир кулыңны, туганым!” исемле, якташыбыз Илдар Хаҗины искә алу кичәсе булып узды. Тату гаиләдә алар бер ул, бер кыз үстерделәр. Кызлары Гөлназ Чаллыда, уллары Алмаз бүгенге көндә Казанда яшиләр. Кичәбезгә Илдар Хаҗиның кызы Гөлназ ханым да кайтты. Ул әтисенең истәлекләре белән уртаклашты. Казан этнография музее директор урынбасары, Татарстанның атказанган укытучысы Гарипов Ш.З. җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләре якташыбыз Илдар Хаҗиның киңкырлы иҗаты, тормыш юлы белән таныштырдылар. Алар алып килгән истәлекләр, тормышын яктырткан мәгълүматлар, искиткеч күп яңалыклар безнең барыбыз өчен дә файдалы булды. Кичәбез Илдар Хаҗи үзе иҗат иткән шигырьләр, аның шигырьләренә көй салынган җырлар, ул уйнаган театрлардагы өзекләр белән үрелеп барды. Кичәне тәрбия эшләре директор урынбасары Шакирова Л.Х. әзерләде һәм алып барды.
К списку новостей
















