• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Яңа Кырлайда "Ат көне"

Опубликовано: 03.10.2016

1 октябрьдә Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай җирендә «Ат көне» үткәрелде.

«Ат көне» бәйрәменә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев кайтты. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде. Төрле ярышларда 130лап ат катнашты. Иң кызыгы шунда: 10 ат 80 км, 23 ат 40 км араны юртып үтте. 80км га иртәнге сәгать 6да ук кузгалдылар. 20 км араны узгач, атлар кайтып, ветеринария тикшеренүе узалар. Малларның йөрәк тибеше, физик халәте тикшерелә. Күрсәткечләр нормада булмаса, ат ярыштан төшеп кала. Ярышларга Россиянең ат спорты Федерациясе судьялык төркеме бәя бирде. Ярышка Казан, Төмән, Мәскәү, Ростов өлкәләреннән, Кабардино—Балкария республикасыннан, Татарстаның Биектау, Лениногорск, Буа, Чистай, Минзәлә, Әтнә районнарыннан килгән иделәр.

Мәйданда халык күңел ачты, җыр, музыка, төрле спорт ярышлары үткәрелде. Район башлыгы Илшат Нуриев халыкны бәйрәм белән котлады, ата—бабалардан килгән милли йолаларыбыз — ат спортын үстерергә кирәклеген әйтте. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов шулай ук халыкны бәйрәм белән котлады. Мәйданга бизәлгән атлар керде. Янәшәдәге мәйданда эш атлары йөк белән узышты. Казан ипподромыннан кайткан атлар төрле каршылыклар аша узып күрсәттеләр. Бу үзе бер матур күренеш булды. Чират чабышкы атларга җитте. Чиста, ярым чиста токымлы, җирле атлар, эш атлары көч сынашты. Безнең мәктәбебездән абыйлы-энеле Рамазановлар призлы урын яуладылар.Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. 


К списку новостей