Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
30 август - Татарстан Республикасы көне
Опубликовано: 30.08.201630 август – республикада яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме. Моннан 26 ел элек 1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүне Республика көне буларак бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Быел бу шатлыклы көн кабул ителүгә 26 ел тула. Бу истәлекле дата дәүләтчелегебезне ныгыту юлында яңа сәхифә ачуы белән барыбызга да кадерле. Шунысы куанычлы, республикада нинди генә милләт халкы яшәмәсен, алар барысы да тату, матур гомер кичерә. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып, аның җиргә, җир асты һәм табигый ресурсларга булган хокукы беркетелгән тарихи документ – Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте. Татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды, нинди милләттән булуларына, социаль чыгышлары, диннәре, сәяси инанулары нинди булуга карамастан, барлык гражданнарга тигез хокуклар гарантияләнде.
К списку новостей
















