Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Равия Габдрахимовнага - 60!
Опубликовано: 15.08.2016Хөрмәтле ветеран укытучыбыз Шаймуллина Равия Габдрахимовнага 60 яшь! Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, аларны укырга-язарга, тапкырларга-бүләргә өйрәткән, озак еллар мәктәпнең профсоюз оешмасын җитәкләгән Равия Гадрахимовна укучылар һәм укытучылар күңелендә якты эз калдырды. Аңа озын гомер, тигез бәхетле тормыш, нык сәламәтлек телибез. Иренең, 5 улы һәм 5 килененең, 8 оныгының кадерле кешесе булып яшәргә язсын аңа.
Үткән гомер — кичкән елга,
Аны санарга түгел.
Чигәгә кар кунган саен
Язны яңарта күңел.
Язның назлы нурларыннан
Жаныңа үсә канат.
Яшлегеңә кайтасың да
Китә алмыйсың кабат.
Синең әле алкышларга
Күмелә торган чагың.
Иң чибәр кыз булып
Күренә торган чагың.
Сиксән түгел, туксан түгел,
Нибары алтмыш кына.
Күтәрелгән чагың гына
Гомерең балкышына.
Балаларың буй житкергән,
Оныкларың тирәңдә.
Яннарыңнан да китмиләр
«Яратабыз» — диләр дә…
Яшь егетләр да «әби» дими,
«Апа» дип дәшә әле.
Шатлык чәчеп, бәхет урып
яшә дә яшә әле.
К списку новостей
















