Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, Республика Татарстан, Арский район, дер. Средняя Корса, ул.Молодежная, д.11 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssredkorsa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Среднекорсинский детский сад"/МБМББУ "Урта Курса балалар бакчасы" |
| Руководитель: | Хамзина Альфира Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 23 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
07.10.2026

Безнең тормышыбызда балалар өчен иминлек — беренче урында тора.
7 октябрь — Халыкара юл иминлеге көнендә безнең балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын, транспортта һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен карап үттек.Шушы темага юнәлтелгән уеннар уйнадык,пазллар җыйдык,китаплар карадык.
-
06.10.2026

Физик культура эшчәнлегендә урамда саф һавада гимнастик таяклар белән балалар төрле күнегүләр ясадылар.Физик эшчәнлек балаларда координацияләрен, көчләрен һәм сыгылмалылыкларын үстерергә ярдәм итә. Башта җылыну уздырдык, аннары төп элементларга күчтек. Балалар таяклар белән төрле хәрәкәтләр эшләргә өйрәнделәр.
-
01.10.2026

1 октябрь-Өлкәннәр көне уңаеннан безнең Урта Курса балалар бакчасында күңелле бәйрәм булып узды.Өлкән буын вәкилләренә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез бик зур. Әлеге чарага балалар бакчасында күп еллар фидакарь хезмәт куйган өлкәннәребез дә чакырулы иде. Бүгенге тыңгысыз көннәрдә безнең якты,матур киләчәгебез өчен тырышкан якыннарыбызны сөендереп, нәниләребез матур шигырьләр, җырлар, биюләр,үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.Шулай ук балалар бу открыткаларны үзләренең әби- бабайларына да бүләккә ясадылар. Хөрмәтле өлкәннәребез,сабырлыгыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт! Алдагы көннәрегез кояшлы,якты, гомер юлыгыз бәхетле, саулыгыгыз нык булсын безнең өлкәннәребез!
-
29.09.2026

Бүген безнең балалар бакчасында балаларда янгын куркынычсызлыгы талэплэрен утэу кунекмэлэрен булдыру максатыннан янгын эвакуациясе үткәрелде.
Тормыш көтелмәгән вакыйгалардан тора.
Баланы катлаулы хәлдә тынычлык сакларга, авыр хәлдән чыгу юлларын табырга өйрәтү мөһим. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төп бурычларының берсе — белем алу процесында катнашучыларның барысының да иминлеген тәэмин итү.
Сигнал бирелгәч (тревога кнопки басылганнан соң), балаларны балалар бакчасы территориясенә чыгару актив рэвештэ оештырылды.
Төркемдәге балалар белән алдан ук пожар куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәрелде: янгын сундеруче һөнәре белән таныштырылды, уттан, төтеннән зыян күрмәскә ничек үз-үзенне тотарга кирәклеген аңлатылды
Эвакуация вакытында барлык гамәлләр дөрес һәм оста башкарылды.
-
23.09.2026

Кисеп ябыштыру шөгыле: «Ваза белән көзге яфраклар»
Бүген без балалар белән бергә вазага көзге яфраклар кисеп ябыштырдык.
Балалар киселгән ваза сурәтен картонга ябыштырдылар һәм аңа җыелган яфраклардан композиция ясадылар.Матур итеп яфракларны ябыштыру күнекмәсен ныгыттылар.
Белем бирү эшчәнлеге барышында балалар көз җитү белән табигатьтәге үзгәрешләргә ихтибар иттеләр.
Балаларга бу шөгыль бик ошады. -
18.09.2026

Бүген безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Мәктәпкә әзерлекнең психологик‑педагогик бәяләмәсе» диагностика тикшерүе үткәрелде. Бу тикшерү баланын мәктәпкә әзерлеген бәяләргә мөмкинлек бирә.
-
15.09.2026

Балалар бакчасында тыныч йокы сәгатеннән соң массаж ковриклары буенча йөрү — уяну гимнастикасының бер өлеше. Ул балаларга йокыдан актив эшчәнлеккә йомшак күчеп китәргә, мускуллар тонусын күтәрергә һәм көннең икенче яртысына позитив күңел халәте тудырырга ярдәм итә.
-
11.09.2026

11 сентябрь — «Көзге сәфәрләр көне»
Безнең балалар бакчабыз да бүген шушы көнне билгеләп үтте.Бакча тирәли экскурсия ясадык.Көзге табигатьне, алтын төскә кергән яфракларны,бөҗәкләрне,һавадагы болытларны күзәттек.
-
08.09.2026

Бүген безнең Урта Курса балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Әкият көне» узды. Балалар Г.Тукайның әсәрләре белән таныштылар: әкиятләрен укыдык, шигырьләр сөйләделәр.Җырлы-биюле матур чара булды.Иң якты мизгел балалар белән театр оештыру булды.«Су анасы" әкиятен сәхнәләштердек. Яшь артистлар зур дәрт белән рольләрне үзләрендә сынап карады! Шулай ук Тукай әсәрләре буенча күргәзмә оештырылды, анда һәр бала үзенең яраткан геройларын күрә алды. Көн күңелле, эчтәлекле үтте һәм балаларга күп шатлык бүләк итте!
-
03.09.2026

3 сентябрь — Санау таякчыклары көне.
Без балалар белән
бу көнне саннарны саныйбыз, фигуралар төзибез һәм кызыклы уеннар уйныйбыз.








