МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
Новости школы
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме
Опубликовано: 26.05.2026Бүген барлык мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре гөрләп үтте. Соңгы кыңгырау... Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә сакланыр ул. Иске Ашыт төп мәктәбендә дә бүген бик матур бәйрәм булып үтте: укучылар мәктәп елларына, укытучыларга, әти-әниләренә багышлап, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, вальс биеделәр. Бәйрәмне 9 нчы сыйныф җитәкчесе, педагог-оештыручы Гайнуллина Гөлшат Раушан кызы алып барды. Бәйрәм бик матур, күңелле рухта үтте, матур хисләр калдырды. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына алдагы тормышларында, имтиханнарда зурдан-зур уңышлар телибез!!!
К списку новостей






