МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Урок цифры-2022 в начальных классах 02.03.2022

Сегодня ученики начальных классов занимались на тренажерах и получили сертификаты прохождения урока. Молодцы!
-
Урок цифры-2022 01.03.2022

«Урок цифры» — лучшая возможность для школьника любого возраста погрузиться в одну из самых передовых профессий! Тема текущего урока: Цифровое искусство: музыка и IT.
Способен ли искусственный интеллект сочинять музыку? Как работают современные музыкальные сервисы? Как алгоритмы рекомендуют? Может ли компьютер понимать музыку? Ответы на эти и другие вопросы узнали учащиеся 7 класса на этом уроке. Попробовали свои силы на тренажере: сочинили музыку, посмотрели видео.Ребятам было очень интересно.
-
Киноуроки в школах России 28.02.2022

Проект нацелен на создание системы воспитания детей и молодежи, в основу которой заложены профессиональные художественные фильмы воспитательного назначения для детей. В них рассматриваются базовые нравственные понятия и ценности (дружба, мужество, честь и др.). Методические рекомендации к фильмам помогают организовать их обсуждение и проведение социальной практики, служащей для закрепления понятий, раскрытых в фильмах. Материалы проекта рекомендованы Министерством просвещения РФ.
Киноурок – воспитательное занятие, включающее в себя три основных этапа:
1. просмотр профессионального короткометражного игрового фильма;
2. обсуждение фильма, выстроенное педагогом в соответствии с методическими рекомендациями к киноуроку;
3. проведение социальной практики.Учащиеся 2-4 классов после просмотра фильма с интересом обсуждали. У всех свои мнения.
-
Конкурс "Тату сыйныф серләре" 26.02.2022

Республикакүләм "Тату сыйныф серләре" конкурсының муниципаль этабы узды. Бүген күргәзмә эшләрен тәкъдим итү һәм проект эшләрен яклау үткәрелде. Мәктәбебездән 7 сыйныф коллективы, класс җитәкчесе Гарипова Ф.Ф. һәм әти-әниләр комитеты уңышлы чыгыш ясады.
-
Профсоюз членнары арасында чаңгы ярышлары 25.02.2022

Районда профсоюз членнары арасында чаңгы ярышлары узды. Безнең коллективтан ярышта Фатхуллин Р.Н.,Файзрахманов Р.Р. һәм Габдрахманова О.Р. катнаштылар.
-
Тату сыйныф серләре 25.02.2022

Республикакүләм "Тату сыйныф серләре" конкурсының мәктәп этаплары тәмамланды. Районыбызда безнең мәктәп данын 7 нче сыйныф класс җитәкчеләре Гарипова Ф.Ф. һәм аларның әти-әниләр коммитеты яклаячак. Уңышлар телибез!
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2022

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Бәйрәм белән сезне!
-
Чаңгы ярышы 22.02.2022

Тиздән Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан егетләребезне тизлектә сынап карарга булдык. Чаңгы ярышы ике этапта үткәрелде.Беренче этапта 5-6 класс, ә икенче этапта 7-9 класс егетләре старт алды. Киеренке барган узышлардан соң, нәтиҗәләр түбәндәгечә:
5-6 класслар 7-9 класслар
I урын -Сабиров Н. I урын- Шигапов К.
II урын - Ахметов Р. II урын- Галяутдинов И.
III урын - Магсумов Б. III урын- Гайнуллин Ф.
-
Солдатка хат 22.02.2022

"Солдатка хат" акциясе узды.
Акциянең төп максаты - балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Россия армиясендә хезмәт итүче егетләргә әхлаки ярдәм күрсәтү. Солдатка хат язу - җиңел эш түгел. Баштан балалар солдатлар һәм армия турында сораштылар, аннары соң рәхәтләнеп хат язарга керештеләр. "Исәнме, кадерле дус!" - күпчелеге хатларын менә шундый җылы сүзләрдән башлады. Хатларда балалар үзләре, тормышка планнары, хыяллары, мәктәп тормышы турында яздылар. Балалар бигрәк тә хәрби хезмәткә карата үзләренең мөнәсәбәтләрен һәм вакытлы хезмәттә солдатларның роле турында дулкынландыргыч итеп бәян иттеләр. Кайберләре "Физик әзерлек үтү авыр булдымы? Армиядә хезмәт итү ошыймы? Көненә ничә тапкыр ашаталар? Буш вакытларны ничек уздырасыз?" дигән сорауларны бирделәр - чөнки киләчәктә аларның да армия сафларында хезмәт итәселәре бар. Балалар язган хатлар солдат тормышын бизәр дип ышанабыз.
-
Китапханәдә күргәзмә 21.02.2022

Туган тел көне уңаеннан китапханәчебез Гайнуллина Р.Ә. "Туган телем -татар теле" дигән күргәзмә оештырды.






